Комлы Ковалиның “Дружба” мәдәният үзәгендә 2008 ел һәм аннан яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча ачык шәхси-команда ярышлары узды.
Егетләр арасында билбау көрәше буенча 12 тапкыр дөнья чемпионы Ринас Кәлимуллин хөкемдарларның берсе була. Аның өчен милли көрәш, беренче чиратта – халкыбызның тарихи кыйммәтләрен саклау. Ә шәхсән аның өчен көрәш - тормышның мәгънәсе – ди ул интервьюларның берсендә.
Комлы Ковалига Татарстанның 11 районыннан 173 спортчы җыелды. Көрәш - төрле яшьтәге җанатарларны җыя торган тамаша спорты. Балалар кулдан килгәннең барысын да күрсәтергә тырыштылар, шуңа күрә бу көнне бик күп матур ыргыту һәм егетләр арасында киеренке көрәш күрергә мөмкин булды. Спортчылар барысына да, беренче чиратта үзләренә кубокларга һәм медальләргә лаек булуларын исбатлау өчен көчләре чикләрендә көрәштеләр. Ә матчлар арасындагы тәнәфесләрдә тренерлар үз тәрбияләнүчеләренә киңәшләр бирде.
Ярышлар барлык авырлык категорияләрендә җиңүчеләр билгеләнгәнче берничә сәгать дәвам итте. 45 призлы урынның унын безнең якташларыбыз алды.
Беренче урыннар: Ризат Сабиров (Пәрәү), Әскәр Сафин (Усады), Булат Абдрафеев (Усады), Камил Абдрафеев (Усады), Әмир Хәсәнов (Усады).
Икенче урыннар: Азат Хаҗиев (Усады), Камил Локманов (Усады).
Өченче урыннар: Данель Кулагин (Усады), Сәйдулла Рәхмәтов (Хәерби), Әмир Шәйхуллахмәтов (Габишево).
Шулай ук ярышларда Лаеш районы авыл җирлекләренең иң көчле командалары билгеләнде. Беренче урынны Усады көрәшчеләре яулады. Икенче урынны Пәрәү командасы алды, өченче урынны Хәерби спортчылары алды.
Нет комментариев