Абруйлы турнирда җиңү
спорт

Абруйлы турнирда җиңү

Казанда билбаулы көрәш буенча планетар турнир - 2022 ел дөнья кубогы булды.

Быел көрәш буенча дөнья чемпионаты 20 еллык юбилеен билгеләп үтте. Аны дүртенче тапкыр Татарстан башкаласы кабул итте. Казанның “Ак Барс” көрәш сараенда турнирны тантаналы ачу булды. Анда РФ спорт министры урынбасары Азат Кадыйров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Ике көндә бар дөньядан килгән 25 җыелма команданың иң көчле спортчылары арасында очрашулар үтте. Турнирда 300дән артык спортчы катнашты. Россия җыелма командасы составында Татарстанның 15 көчле егете бар иде. Алар арасында – Лаеш спортчылары да бар иде. Безнең көрәшчеләр иң көчлеләр һәм җитезләр булды. Алар абруйлы турнирда җиңделәр!

Лаеш муниципаль районы спорт мәктәбе тренеры Динар Кәримуллин һәм “Дуслык” спорт-ял үзәге тренеры Шамил Чевик бу турнирда беренче урын алдылар. Лаеш спорт мәктәбе тренеры Алексей Абрамов һәм якташыбыз спортчы Раил Сәләхетдинов мактаулы өченче урын яуладылар.

 


Лаеш районы камская новь кама ягы Абруйлы турнирда җиңү

Нет комментариев