Альбина Алексанина иң яхшы өчлектә
спорт

Альбина Алексанина иң яхшы өчлектә

Лаеш спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Альбина Алексанина ирекле көрәш буенча Бөтенроссия турнирында медаль алды.

18 яшькәчә үсмерләр һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча Бөтенроссия турниры Смоленскийда булды, ул ике тапкыр Советлар Союзы Герое Владимир Лавриненков истәлегенә багышланды. Лаеш районы данын Альбина Алексанина яклады. Ярышларда 150дән артык спортчы катнашты. Көндәшлек зур булуга да карамастан Альбина сугышны кыю алып барды һәм призерлар арасына керде – көмеш медаль яулады. Спортчыны югары категорияле тренер Евгений Атарский өйрәтә.

 


Лаеш районы камская новь кама ягы

Нет комментариев