“Барслар” ТР беренчелегендә уңышлы чыгыш ясадылар
спорт

“Барслар” ТР беренчелегендә уңышлы чыгыш ясадылар

Лаеш спорт мәктәбе баскетболчылары 14 яшькәчә үсмерләр арасында Татарстан беренчелегендә көмеш приз алдылар.

Фотоны Дмитрий Окунев бирде

Баскетбол буенча 14 яшькәчә үсмерләр арасында (2009 ел һәм аннан кечерәкләр)  Татарстан беренчелегендә Лаеш районы данын Лаеш спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр - “Барслар” командасы баскетболчылары (тренеры Александр Рыжов) яклады.

Ярышлар Түбән Камада 9ыннан 11 декабрьгә кадәр үтте. Өч көн дәвам иткән көч сынашуларда “Барслар” биш уен үткәрделәр: Питрәч спортчылары белән (47:14 исәбе белән җиңделәр), Әлмәт (бер команданы 35:34 исәбе белән оттылар, икенчесен – 51:11), Алабуга (җиңү 62:13 исәбе белән).

Лаешлылар финалда беренче урын өчен “Әлмәт-1” командасы белән очраштылар. Кискен көрәштә аларга 26:24 исәбе белән җиңелделәр, “Барслар” беренчелекнең көмеш призерлары булды.

-Уеннарның барысы да катлаулы булды. Безнең балалар тәҗрибә һәм бик күп уңай тәэсирләр алдылар, - дип билгеләп үтте тренер Александр Рыжов.

Җиңү өчен кискен көрәштә үзләренең сугышчан характерларын, уен техникасының начар булмавын күрсәттеләр. Шул ук вакытта команда рухын саклый алдылар.

Спорт мәктәбе директоры Дмитрий Окунев “Барслар”ның лаеклы чыгышын билгеләп үтте.

-Без команданы һәм тренерны лаеклы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз һәм бар эшләрдә һәм омтылышларда ныклык һәм үҗәтлек телибез, - дип котлады ул баскетболчыларны. – Үз көчегезгә ышаныгыз һәм көтелгән нәтиҗәгә һичшиксез ирешерсез.


Лаеш районы “Барслар” ТР беренчелегендә уңышлы чыгыш ясадылар

Нет комментариев