Кукмарада картинг буенча булган районара ярышларда Лаеш узышчылары сынатмадылар.
“Хонда GX-200” классында лаешлылар мактау пьедесталында яхшы урыннар алдылар. Ярослав Федонин алтын медаль, ә Фоат Габдрахманов көмеш медаль алды.
-Карлы яңгыр яуды. Узышлардан балалар юешләнеп һәм пычранып чыктылар, әмма күзләреннән бәхет бөркелә иде. Алар юлны бар көчләренә һәм лаеклы үттеләр, - дип аңлатып китте “Лидер” картклубы җитәкчесе Линар Сәфәргалиев. – Ярышлар Автомобильчеләр көненә багышланды.
Нет комментариев