«Державинская» кош фабрикасы призларына мини-футбол буенча турнир нәтиҗәләре
спорт

«Державинская» кош фабрикасы призларына мини-футбол буенча турнир нәтиҗәләре

«Липки» лагеренда птицефабрика «Державинская» ЧҖҖ призларына ир-атлар һәвәскәр командалары арасында мини-футбол буенча турнир узды.

Ярышларда Лаеш районының берничә авыл җирлегеннән барлыгы җиде команда катнашты. 

Ярышлар нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленгән:

Беренче урын — «Кристалл» командасы (Габишево);

Икенче урын — «Ферекс» командасы (Лаеш);

Өченче урын — «Кама» командасы (Лаеш).

Чыганак: спорт мәктәбе директоры Дмитрий Окунев.


Лаеш районы мини-футбол «Липки» лагере

Нет комментариев