“Липки” балалар лагеры территориясендә “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге кубогына Лаеш районы авыл җирлекләре арасында мини-футбол буенча турнир булып узды.
Уеннар “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге мобилизация проектын тормышка ашыру кысаларында үтте. Ул партиягә яңа тарафдарлар җәлеп итүгә һәм аның активы белән үзара эш итүгә юнәлтелгән.
Лаеш районы башлыгы һәм шул ук вакытта “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге секретаре Илдус Зарипов ярышларда катнашучыларга һәм җанатарларга котлау сүзе белән мөрәҗәгать итте. Россия һәм Татарстан гимннары яңгырагач футболчылар уйный башладылар.
Турнирга алты команда килде: “Кама” (Лаеш), “25 Октябрь”, “Кристалл” (Габишево), “Ферекс” (Лаеш), “Сокуры” һәм “Техникум” (Лаеш). Командалар ике төркемгә бүленде. Үз төркемнәрендә беренче урын алган командалар финалга чыкты. Һаваның артык эссе булуын искә алып регламентка төзәтмәләр кертелде: һәр матч 10ар минутлык ике таймнан торды, кагыйдә буенча ул 15 минут булырга тиеш иде.
Дүрт сәгать дәвамында 35 градус эссе булуга да карамастан уенчылар көчлеләрне билгеләделәр. Нәтиҗәдә “Ферекс” һәм “Кристалл” финалга чыкты. Барысын пенальти сериясе хәл итте, монда уңыш габишеволыларга елмайды, алар төп призны һәм кубокны яуладылар.
Җиңүчеләрне райбашкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Андрей Карсалов һәм “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге башкарма секретаре Татьяна Купчихина котлады.
Нет комментариев