Финалда иң яхшы футболчылар гына
Лаеш районының «Кристалл» командасы мини-футбол буенча В.М.Колотов исемендәге Бөтенроссия турнирында бик көчле көндәшләр белән көрәште.
Безнең район командасына Комлы Ковали, Габишево һәм Сокуры мәктәпләре футболчылары керде. Финалга чыгу өчен безнең спортчылар «Спартак»ны 1:0 исәбе белән җиңде. Финалда ”Кристалл” “Приволжанин”га оттырды һәм икенче урын алды. Безнең команданың капкачысы Данил Торгаев турнирның иң яхшы капкачысы дип танылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев