Казанда 16нчы гимназия спорт залында егетләр һәм кызлар арасында дзюдо буенча традицион Яңа ел турниры узды. Медаль өчен Казаннан, Лаеш районы: Никольский, Усады, “Ихлас” мәчете һәм Лаеш спорт мәктәбеннән 80гә якын катнашучы көч сынашты.
Ярышлар ике этапта узды. Гомуми физик әзерлек: тартылу, туры аякларны күтәрү, урыннан озынлыкка сикерү.
Лаеш районыннан 20 кеше катнашты.
Шуларның яртысы алтын медаль яулады:
Ростислав Салмин – 26 кг
Камил Вәлиев – 29 кг
Зиннур Вәлиуллин – 32 кг
Әдель Гәриев – 35 кг
Әмир Хуҗиәхмәтов – 46 кг
Шодиев Мухаммадсолих – 48 кг
Билал Гайнетдинов – 52 кг
Сәмирә Хәйретдинова – 51 кг
Парвиз Умаров – 55 кг
Мөхәммәд Гайнетдинов – 70 кг

Фотода Сәмирә Хәйрутдинова
Җиңүчеләр һәм призерлар Кыш Бабайдан медальләр һәм тиешле дәрәҗәдәге грамоталар һәм бүләкләр алдылар.

Нет комментариев