Лаеш картингчылары республика ярышларында медаль ияләре булдылар
спорт

Лаеш картингчылары республика ярышларында медаль ияләре булдылар

Лаешның «Лидер» карт-клубы спортчыларының картинг буенча «Арча чакыруы» ачык ярышларында уңышлы чыгышы аларның җанатарларын сөендерде.

Ярышлар «Картинг — яшьләр хәрәкәте» проекты кысаларында узды. Күп кенә узышчыларны узып, Лаеш картингчылары өч бронза медаль яуладылар һәм команда өчен өченче урынны алдылар.

— Александр Лапшин һәм Айдина Сәфәргалиева «Хонда GX-270» классында машина йөртү осталыгын күрсәттеләр. Ярослав Федонин һәм Аяз Нурмөхәмәтов «Хонда GX-200» классында иң яхшылар булдылар, — дип комментарий бирә карт-клуб җитәкчесе Линар Сәфәргалиев. — Аларга беренче булырга тәҗрибә җитмәде. Ләкин егетләр төшенкелеккә бирелми: чөнки бу ярышта алар зур тәҗрибә алдылар. Әфәрин, команда! Сезнең белән горурланам. Сез тагын бер тапкыр безнең команданың лаеклы көндәшләр булуын исбатладыгыз. 

Фото һәм видеоны Динар Сәфәргалиев тәкъдим итте.

 


Лаеш районы картинг Лаеш спортчылары

Нет комментариев