Каипы авылы көрәш үзәге 15 гыйнварда 2008-2010 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында дзюдо көрәше буенча СССР спорт мастеры Ю.М. Дюгаев истәлегенә ачык турнир кабул итте.
Спортчылар 19 авырлык категориясендә көч сынашты. Җиңүчеләр һәм призерлар тиешле дәрәҗәдәге грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде. Моннан тыш, җиңүчеләргә махсус призлар тапшырылды.
Ярышлар Лаеш спорт мәктәбе һәм “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе ярдәмендә узды.
Рөстәм Насыйбуллин фотосы
Нет комментариев