Якшәмбедә, 2023 елның 26 февралендә Олы Кабан спорт мәктәбендә ир-атлар арасында волейбол буенча район ярышлары узачак.
Команда составына 18 яшьтән өлкәнрәк булган 8дән артмаган катнашучы һәм Лаеш районында яшәү урыны буенча кимендә 1 ел элек теркәлгән (спортчы чыгыш ясый торган җирлек территориясендә) катнаша ала. 18 яшькә кадәрге бер спортчы һәм Лаеш районы территориясендә теркәлмәгән бер спортчы рөхсәт ителә.
Командаларны теркәү һәм мандат комиссиясенең эше 8.00 дән 9.30 га кадәр, спортчылар мандат комиссиясенә паспорт тапшыралар. Ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана.
Гаризаны алдан 89063224445 телефоны буенча калдырырга кирәк (Рөстәм Афзалов).
Реклама хокукларында
Нет комментариев