Лаеш чаңгы шуу базасының экстрим-парк янында районыбызның оешмалары һәм предприятияләре арасында чаңгы ярышлары буенча спорт чарасы булып узды.
Яшьләр эшләре спорт һәм туризм бүлеге, Лаеш районы һәм шәһәр башкарма комитеты ярдәме белән ярышлар югары дәрәҗәдә узды. Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре чыгышлары белән җанатарларны һәм ярышларда катнашучыларның кәефен күтәрде.
Теркәлү сәгать 10:00 башланды. Бер сәгатьтән соң старт игълан ителде һәм чаңгычылар йөгерделәр. Ярышта 150дән артык кеше катнашты. Хобби буларак шуучылар профессионаллар белән бертигез ярышты. Дистанция төрле иде.
14 яшькә кадәрге категориядә иң яшь катнашучыларга 800 метр араны үтәргә кирәк иде. Урта яшь категориясе өчен трассаның озынлыгы 1500 метр иде. Иң озын дистанция 3000 метрга булды, бу ярышта иң өлкән катнашучы - Лаештан Алексей Белоусов йөгерде, аңа 70 яшьтән артык.
Чаңгыда иң яшь катнашучылар да игътибарсыз калмады. Алар катнашкан өчен дипломнар һәм призлар алдылар.
Спортта җиңү очраклы түгел: нәтиҗәләргә ирешү өчен күнегүләр ясарга кирәк. Иң чыдамлылар көндәшләрен узып, финишка беренчеләр булып килде.
Алар үзләренең дипломнарын һәм акчалата бүләкләрен алдылар.
Призлы урыннар ничек бүленде, бераз соңрак язырбыз.
Нет комментариев