Лаеш районының яшь буыны «Мин тормышны сайлыйм » акциясендә катнаша
спорт

Лаеш районының яшь буыны «Мин тормышны сайлыйм » акциясендә катнаша

«Сәламәт буын» күп профильле лицееның мәктәп яны лагеры балалары «Наркотикларсыз тормыш» дип аталган көн үткәрделәр.

Көн бик тыгыз планлаштырылган иде. Ул спорт залында иртәнге разминкадан башланды. Шуннан соң чара сыйныфларда дәвам итте, анда «Альтернатива» исемле интеллектуаль уен үткәрелде. Балалар наркотиклар куллануга нәрсә альтернатива була алганы турында сөйләштеләр. Лагерьда көн саф һавада тәмамланды. Мәктәп стадионында «Сәламәт бул — дөрес яшәү рәвешен сайла» девизы астында футбол матчы узды.

Фото: «Сәламәт буын» күп профильле лицее.


Усады Лаеш районы Усады күппрофильле “Сәламәт буын” лицее

Нет комментариев