Комлы Ковалиның “Кристалл” командасы Казан Федераль университетының “Спорт олимпы” кубогында уңышлы чыгыш ясады.
Ярышлар Казанда өч көн дәвамында үтте. Төркем этабында якташларыбыз “Арсенал”ны (5:3), “Динамо”ны (6:0), “Спартак”ны (6:1) отты. Ярымфиналда “Кристалл” “Олимпиец”ны (4:1) отты. Финал матчта “Арсенал” футболчылары “Кристалл”ның көндәшләре булды. “Арсенал” командасының бер нинди мөмкинлеге дә юк иде: “Кристалл” 10:2 исәбе белән җиңде. Команда тренеры Кирилл Иванов.
СДҮ ”Дуслык” фотосы.
Нет комментариев