Шахмат сөючеләрне “Кама ягы” газетасы призына 47 нче турнирга чакыралар.
Ярышлар 2023 елның 30 апрелендә “Белогорье” яшьләр үзәгендә узачак. Шахматчылар шәхси һәм команда зачетында да ярыша алачак. Катнашучыларны теркәү 08:30 сәгатьтә башлана, турнир үзе 09:00 сәгатьтән башлана. Катнашуга гаризалар 2022 елның 29 апрелендә 8 (84378) 2-58-39 яки 8 (84378) 2-56-47 телефоннары буенча кабул ителә. Оештыручы – “Татмедиа” АҖ филиалы “Кама ягы” газетасы редакциясе.
Реклама хокукларында 6+
Нет комментариев