Кама ягы
  • Рус Тат
  • Лаеш көрәшчеләре иң яхшылар

    Комлы Ковалиның “Дуслык” спорт-ял үзәге “Чын сугыш” секциясе тренеры Александр Чадаевта тәрбияләнүчеләр армия кул сугышы һәм абсолют чын сугыш буенча төбәкара ачык турнирда катнаштылар.

    “Леки 116” клубы спортчылары Киров өлкәсеннән 11 медаль белән кайттылар.

    Ярышлар Вятка Аланында (Киров өлкәсе) үтте. “Электрон” стадионы спорт мәктәбе залында Татарстан, Киров өлкәсе һәм Удмуртия спортчылары арасында ике көн дәвамында киеренке көрәш барды. З00 катнашучының барысы җиңү турында хыялланды. Әмма көчлеләр җиңә, диләр бит.

     “Дуслык” спорт-ял үзәгенең “Леки 116” клубында тәрбияләнүчеләр 11 медаль алып кайттылар: 3 алтын, 5 көмеш һәм 3 бронза. Киләчәктә дә бирешмәгез, егетләр!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: