Лаешның истәлекле урыннарына җәяүле туристик маршрут өстәлә.
Рекреация урыннары, табигый ландшафтлар, ерымнар һәм яр буйлап беренче җәяүле сукмак эшләнә башлады инде.
10 километрлы дистанцияне беренче булып үтүчеләр арасында зур булмаган туристлар командасы белән бергә Лаеш район башлыгы Илдус Зарипов та бар иде. Аларның юлы Мәйдан, Ак таулар һәм Семрук декоратив поселогы аша үтте. Төркем аэроклубка ерымнар һәм агачлар аша чыкты. Аннан тоташ нарат полосасын үтеп Могҗизалар тудыручы Николай соборына чыктылар һәм тарихи урыннарны үтеп Кама диңгезе ярына төштеләр.
Хәзерге вакытта маршрут тикшерелә һәм тамгалар билгеләнә. Маршрут 2022 елның июлендә стартка чыгар дип планлаштырыла.
Нет комментариев