250 дән артык спортчы “Безнең өмет бозы» Бөтенроссия массакүләм ярышларында катнашты. Үзләрен танытучылар арасында безнең яшь якташларыбыз да бар иде.
Ярышлар Казанда “Хезмәт резервлары” мәйданында үтте. Идеал бозлы, кояшлы, җилсез һава торышы старт алучыларның кәефен күтәрде, бу аларның югары нәтиҗәләренә тәэсир итте.

Районның спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр чираттагы тапкыр медальләр санын арттырды.

Ангелия Наумова, Мария Чербашова, Дарья Иванова, Арсений Малышев һәм Никита Солдатов үз яшь төркемендә җиңүчеләр һәм призерлар булды.

Моннан тыш 20 тимераякта шуучылар төрле дәрәҗәдә спорт һәм яшүсмерләр разрядларын үтәде.
Безнең спортчыларыбызны югары нәтиҗәләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә боз аренасында уңышлар телибез, шул исәптән Россия боз ареналарында да.

Нет комментариев