Менә бу нәтиҗә: Лаеш авыр атлетларының дүрт алтын медале
спорт

Менә бу нәтиҗә: Лаеш авыр атлетларының дүрт алтын медале

13-17 яшьлек кызлар һәм егетләр арасында авыр атлетика буенча ТР беренчелегендә тренерлар Альберт Әхмәров һәм Алиев Вугар Кадыйр улында тәрбияләнүчеләр искиткеч нәтиҗәләр күрсәтте.

Ярышлар 2023 елның 12-15 гыйнварында Бөгелмәдә узды, анда республиканың спорт мәктәпләреннән Татарстанның иң көчле 90нан артык спортчысы килгән иде. Лаеш районы Лаеш спорт мәктәбеннән дүрт авыр атлет катнашты.

  • Дүртесе дә югары дәрәҗәдә әзерлек күрсәттеләр,- дип аңлатты Лаеш спорт мәктәбе директоры Дмитрий Окунев. – Һәрберсе дә өйләренә алтын медаль белән кайтты. Кайбер спортчылар өчен бу ярыш беренчесе булды. Әмма егетләр дулкынлануларын җиңеп, лаеклы чыгыш ясый һәм беренче урыннарны алдылар.

Безнең медаль ияләре

  1. Сабира Бортникова, авырлык категориясе 64 кг. (ыргым 45 кг., этеп күтәрү 55 кг.), тренер Альберт Әхмәров.
  2. Рамзан Зотин, авырлык категориясе 55 кг. (ыргым 56 кг., этеп күтәрү 66 кг.), тренер Алиев Вугар Кадыйр улы.
  3. Данил Старенченко, авырлык категориясе 89 кг. (ыргым 55 кг., этеп күтәрү 70 кг.), тренер Алиев Вугар Кадыйр улы.
  4. Александр Кузнецов, авырлык категориясе 102 кг. (ыргым 50 кг., этеп күтәрү 60 кг.), тренер Алиев Вугар Кадыйр улы.

Без авыр атлетларны җиңүләре белән котлыйбыз. Көндәлек тренировкалар шатлык һәм үз-үзеңә ышаныч алып килсен, ә хезмәт өчен бүләк - лаеклы җиңү булсын.


Лаеш районы Ярыш Лаеш спорт мәктәбе

Нет комментариев