Кристина Гаврилова Татарстан беренчелегендә көмеш медаль яулады.
Самбо буенча 12-14 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында Татарстан беренчелегендә Лаеш районының Никольский авылы “Самбо” спорт секциясе командасы катнашты. Кристина Гаврилова үз авырлык категориясендә икенче урын яулады һәм көмеш медаль иясе булды. Никольскийның башка самбистлары да лаеклы чыгыш ясады. Команданың тренеры - Илнур Гарипов.
Нет комментариев