Олы Кабанда Лаеш районы волейболчылары ярышты
спорт

Олы Кабанда Лаеш районы волейболчылары ярышты

8 Мартка багышланган хатын-кызлар арасында волейбол буенча район ярышлары тәмамланды. Ярышлар күңелле узды, спорт залында көндәшлек кискенләште. Кем җиңүче булды - безнең материалда укыгыз.

Уеннар нәтиҗәләре буенча Олы Кабан волейболчылары өченче урынны алдылар, “Габишево-Комлы Ковали” командасы икенче призер булды. Беренче урынны Лаеш спортчылары яулады.

Иң яхшы уенчы дип Зәринә Грачева (Лаеш) танылды.

Ярышларны уздыруда Табрис Җиһангиров, Дамир Фатыйхов, Рөстәм Абзалов һәм мәктәп директоры Павел Кореев ярдәм күрсәттеләр.

Спорт белән шөгыльләнегез һәм барыгызда да сәламәт булыгыз!


волейбол Лаеш районы олы кабан Лаеш спортчылары

Нет комментариев