Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

«Оптимист» җилкәне җилферди

«Оптимист» классындагы 17 көймә Лаеш шәһәре көнендә җилкәнле спорт ярышларына чыкты.

Татарстан һәм Россия шәһәрләре яхтсменнары ел саен Лаеш шәһәрендә җилкәнле көймәләр белән идарә итү осталыгын күрсәтү өчен җыела. Профессиональ спортчылар фикеренчә, Кама һәм Идел елгалары кушылган урында мондый чаралар үткәрү өчен иң яхшы акватория урнашкан.

2021 елгы җилкәнле регатада «Оптимист» классы яхталарында Яшел Үзәннең «Дельфин» яхт-клубы һәм Казанның «Авиатор» спорт мәктәбе яшь спортчылары (8 яшьтән 14 яшькә кадәр) катнашты.

Җилкәнле спорт буенча «Кама диңгезе»  ярышларын ачу тантанасында аларны Лаеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов сәламләде. Ул Лаеш районында спорт инфраструктурасы үсеше перспективалары турында сөйләде һәм балаларга яхшы кәеф һәм гадел хөкемдарлык теләде. Ярышлар регламенты турында Яшел Үзәннән килгән тренер Гүзәл Ваһапова сөйләде. Алар өч номинация буенча үтте: кече төркем, егетләр һәм кызлар. Балаларга биш ярыш узарга һәм яхта белән идарә итү сәләтен күрсәтергә туры килде. Бу көнне һава торышының яхшы булды: озакка сузылган яңгырлардан соң кояш чыкты һәм җил тизлеге парусниклар өчен бик туры килә торган иде.

Бу көнне мин егетләрнең үз судноларын ничек әзерләүләрен карый алдым. Шуны әйтәм сезгә, бу эш җиңел түгел: җилкәнне беркетергә, барлык механизмнарны тикшерергә, ә аннары тагын үзләренә көймәләрне суга төшерергә кирәк. Тик, күрәсең, беркемне дә авырлыклар куркытмый. Яшел Үзәннән килгән егет-кызларның тренеры аңлатканча, бер генә тапкыр юлдаш җилне тотып, дулкыннар ташкынына чумасың икән, бу спорт төренә мәңгегә гашыйк буласың. Бу якты хис-кичерешләр һәм тойгылар инде җибәрми.

Яр буена тамашачылар да күп җыелган иде: лаешлылар матур тамаша карарга килделәр. Су  өстендә җилфердәүче бик күп ак җилкәннәр, чынлыктан да къз алгысыз тамаша. Ярышлар ярдан еракта узса да, балаларның яхталары белән оста идарә итүен күзәтеп тору өчен ераклык  җитәрлек иде.

Ярышларның барлык этаплары да уңышлы узды. Судьялар йомгак ясадылар. Барлык өч номинациядә дә Яшел Үзән спортчылары регата җиңүчеләре дип табылды. Егетләр арасында беренче урынны Егор Севастьянов алды, кызлар арасында Маргарита Ишморатова иң яхшысы булды, ә кече төркемдә беренчелек Никита Ильинда.

Тугыз яшьлек Никитаны күрми калу мөмкин түгел иде. Барлык катнашучылар арасында ул иң яше һәм иң кечкенә буйлысы иде, мин хәтта бераз шикләнеп калдым, ул шундый зур яхта белән ничек идарә итәр. Ул моны башкарып кына калмыйча, яхта спортына булган сәләтләрен дә күрсәтте. Без бераз сөйләштек, һәм мин аның спортта инде 6 яшьтән булуын белдем. Республика ярышларында күп тапкырлар призлы урыннар яулаган. Ул максатчан һәм җилкәнле спортны бик ярата. Үскәч кем булырга телисең, дип сорагач, уйлап та тормыйча: "Диңгезче!» - диде.

Ярышлар ахырында җиңүчеләрне һәм призерларны грамоталар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы лаешта реклама яхтсмен җилкән спорт