Лаеш спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр ТР җыелма командасы составына керде, ул Түбән Новгород өлкәсе Дзержински шәһәрендә сумо буенча үткән Идел буе федераль округы беренчелегендә чыгыш ясады.
Каипы мәктәбенең җиденче сыйныф укучысы Артур Мостафин 15 яшькәчә төркемдә (үлчәү авырлыгы 55 кг) беренче урын алды, 17 яшькәчә төркемдә өченче булды.
Шушы ук мәктәпнең сигезенче сыйныф укучысы Ангелина Авдеева 40 кг үлчәү авырлыгында бронза медаль яулады.
Спортчыларның икесе дә Россия беренчелегендә катнашу өчен сайлап алынды. Яшь сумоистларны Рөстәм Насыйбуллин өйрәтә.
Газета редакциясе дә котлауларга кушыла.
Нет комментариев