Республика ярышларында самбочыларыбыз 4 медаль яулады
спорт

Республика ярышларында самбочыларыбыз 4 медаль яулады

Казанның «Батыр» спорт комплексында 25-27 ноябрьдә 2010-2012 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында «Самбо буенча Рәфыйк Мадьяров кубогы»на республика ярышлары узды.

Кристина Гаврилова (Никольский) үз үлчәү авырлыгында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, беренче урынны яулый.

Шулай ук Сокуры кызлары — Амалия Хәйретдинова һәм Самира Хәйретдинова да яхшы нәтиҗәләр белән чыгыш ясады. 43 кг авырлыкта Амалия өченче урынны алды. 51 кг авырлыкта Самира алтын медаль яулады. 55+ авырлыкта Габишеводан Алина Галиева бронза медаль иясе булды. 

Спортчыларны Рөстәм Насыйбуллин һәм Илнур Гарипов әзерли.

Спортчыларны һәм аларның тренерларын югары нәтиҗәләр белән котлыйбыз.

Фотода: Самира Хәйретдинованың атуы.

 


Лаеш районы Лаеш спортчылары самбочылар

Нет комментариев