Серафим Солодовниковның җиңүләре артында зур хезмәт тора
спорт

Серафим Солодовниковның җиңүләре артында зур хезмәт тора

Һәм тагын горурлык белән хәбәр итәбез, Казанда җиңел атлетика буенча Россия беренчелеге нәтиҗәләре игълан ителгәндә якташыбыз исеме аталды: Серафим Солодовников алтын медаль яулады.

Бу сезонда Серафим 20 яшькә кадәр һәм 23 яшькә кадәр Россия беренчелегендә җиңү яулады. Аның 400 метр дистанциядә шәхси рекорды 45.96 секундка тигез. Ә бу Россия җиңел атлетикасы тарихында 20 яшькә кадәр булганар өчен өченче нәтиҗә! Рекордка 0,15 секунд җитми.

Моннан тыш, Серафим ике тапкыр призлы пьедесталларда өлкән спортчыларны кысрыклап чыгара алды. Ул Россия Кубогында 2 нче урынны һәм ир-атлар арасында Россия команда чемпионатында 3 нче урынны яулады.

«Камская новь» газетасы редакциясе спортчыны, аның тренеры Алексей Барышниковны һәм Серафимның әтисен — Андрей Солодовниковны котлый, ул шулай ук улын ярышларга әзерләү белән шөгыльләнә.

Серафим Солодовниковның җиңүләре артында зур хезмәт тора! Хезмәт, сабырлык, җыйнаклык. Бу җиңүләр безнең төбәкнең яшь егетләре һәм кызлары өчен үрнәк булыр һәм аларны җиңел атлетика һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итәр дип ышанасы килә.

Серафим Солодовниковка алга таба да шундый ук искиткеч һәм шаккатыргыч җиңүләр теләп калабыз.


Лаеш районы Лаеш спортчылары Серафим Солодовников

Нет комментариев