Олы Кабанда Яңа ел алды спорт ярышлары дәвам итә. Ир-атлар ярышыннан соң волейбол мәйданчыгына хатын-кызлар командалары чыкты.
- “Снегурочка” волейбол турниры да гадәти. Тамашачылар кызыклы уен күрделәр. Олы Кабан мәктәбенең спорт залында барысыда булды: дәрт, уенчыларның һәм җанатарларның хисләре, кискен бәхәсле мизгелләр, чын азарт һәм җиңүгә омтылыш. – дип узган турнирны тасвирлый комментаторлар .
Судьялар Рөстәм Абзалов һәм Александр Григорьев гадел һәм объектив эшләделәр. Уен нәтиҗәсендә өченче урынны Олы Кабан волейболчылары алды, көмеш медаль Комлы Ковали-Габишево командасында. Ә Лаеш командасы турнирда җиңү яулады.
Ярышларның иң яхшы һәм нәтиҗәле уенчысы булып Анна Юркевич танылды һәм шәхси призга лаек булды.
Газета редакциясе призерлар һәм җиңүчеләрне котлауларга кушыла. Ярышларны оештыручылар хәбәр иткәнчә, турнирны үткәрүдә «Ранчо» ҖЧҖ, Олы Кабан урта мәктәбе директоры Павел Кореев һәм мәктәп коллективы зур ярдәм күрсәткән.
Тренерлар барлык теләүчеләрне күнегүләргә чакыра. Спорт - ул хәрәкәт һәм тормыш.
Нет комментариев