Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Тизрәк, югарырак, көчлерәк булырга

Моның өчен барлык шартлар да тудырылган: 175 спорт объекты эшли, аларның икесе узган елда төзелгән.

«ТРда универсаль спорт мәйданчыклары төзү» республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2020 елда Столбище авылында универсаль волейбол-баскетбол мәйданчыгы, ә Лаешта «Лаеш Арена» ябык шугалагы файдалануга тапшырылды.

Ике спорт мәктәбендә 20 тренер эшли, спортның 11 төре буенча 668 укучы шөгыльләнә. Лаеш районының спорт мәктәбе 2021 елда спорт объектларын капиталь ремонтлау планына кертелгән. «Лаеш Арена» базасында хоккей һәм фигуралы шуу буенча спорт мәктәбе ачылды.

Спорт мәктәпләренең тәҗрибәле тренерлары һәм физкультура укытучылары тырышлыгы белән спортчыларыбыз югары нәтиҗәләр күрсәтәлә.

2020 елдагы югары казанышлар: Динар Кәримуллин - көрәш буенча дөнья һәм Россия чемпионы, билбау көрәше буенча Россия һәм дөнья чемпионатларының көмеш призеры һәм Шамил Чевик - билбау көрәше буенча дөнья чемпионы.

Мәсәлән, Лаешның сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән җиңел атлетлары Татарстан беренчелегендә 6 алтын, 4 көмеш, 2 бронза медаль яуладылар. Мини-футбол һәм баскетбол командалары, көрәшчеләр, самбочылар, дзюдочылар республика турнирларында югары урыннар яуладылар. Районның тимераякта шуу осталары Түбән Новгородта узган Бөтенроссия ярышларында югары урыннар яуладылар. Якташларыбыз «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча мәктәпләр, студентлар һәм эшчеләр берләшмәләренең зона спартакиадасында яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Лаеш районы спортчыларының казанышларын әле бик озак санарга була.

Халыкны физкультура белән шөгыльләнүгә җәлеп итү өчен «Россия чаңгы юллары», Милләтләр кроссы һәм Физкультурачы көне спорт бәйрәмнәре үткәрелә. Спортның төрле төрләре буенча ярышлар, спартакиадалар бик популяр. Район халкы ГТО физкультура-сәламәтләндерү комплексы нормативларын тапшыруда елдан-ел күбрәк катнаша. 2021 елда халыкны спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү эше дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей спорт Лаеш районы корэш лаешта реклама лаеш арена