Кама ягы
  • Рус Тат
  • Вера Сәйфетдинова: «Скандинавия йөреше - стрессны бетерүнең иң яхшы ысулы»

    «Кама ягы» газетасын укучы скандинавия йөреше белән шөгыльләнүнең аның тормышына нинди йогынты ясавы турында сөйләде.

    Әлеге спорт төре Лаеш районында яшәүчеләр арасында популярлаша бара һәм ул гына да түгел.

    - Вера Александровна, скандинавия йөреше белән мавыгуыгыз нидән башланды?

    - Физик күнегүләрнең бу төре турында мин беренче тапкыр телевидение сюжетыннан ишеттем. Бу мине кызыксындырды: газеталардан һәм Интернеттан махсус тематик мәкаләләр укыдым. Шулай ук фитнесның мондый төре белән шөгыльләнергә ярыймы дип, табиблар белән киңәшләштем. Белгеч рөхсәт бирде. Тик ул вакытта скандинавия йөреше өчен махсус таяклар сатып алу урыны юк – безнең район өчен бу яңалык иде. Кирәкле инвентарьны Казанда махсуслаштырылган кибеттә сатып ала алдык. Шул вакыттан бирле иртәләрен йөрергә чыгам.

    - Скандинавия йөреше белән шөгыльләнү өчен нинди инвентарь кирәк?

    - Махсус таяклар, уңайлы кием-салым һәм аяк киеме. Ә аннары шөгыльләнергә дә була. Иң мөһиме буеңа туры китереп, таякларны дөрес итеп сайлап алу. Аларның озынлыгы сезнең буйның 68%ын тәшкил итәргә тиеш. Югыйсә кешегә уңайсыз булачак яки артык авырлык киләчәк.

    - Спортның бу төре белән еш шөгыльләнәсезме?

    - Елның теләсә кайсы вакытында көн саен диярлек. Әгәр явым-төшем юк һәм артык салкын түгел икән - мин йөрергә чыгам. Иртән иртүк, урамнар буш булганда шөгыльләнәм. Бер йөреп керү уртача 30-40 минут дәвам итә. Башта ашыкмыйча йөрүне өстен күрдем, әмма акрынлап темпны арттыра башладым. Бер чыкканда 3-4 километр йөрим.

    - Скандинавия йөреше белән шөгыльләнү Сезгә нинди файда китерә?

    -Мин актив физик авырлыклар режимында яшим һәм күптән буыннар белән проблемаларым бар. Дөрес йөрү техникасы булганда барлык мускулларга да тулы кыйммәтле авырлык төшә, ә буыннарга исә, беренче чиратта, тезләргә кими. Өстәвенә, йөргән вакытта арканы туры тотасың. Шәхсән минем өчен бу спорт сәламәтлекне ныгыту һәм үземә зыян китермәү өчен идеаль вариант булды. Һәм тагын бу проблемаларны оныту һәм тупланган стрессны бетерү өчен менә дигән ысул.

    - Скандинавия йөреше безнең илдә күптән түгел барлыкка килде. Үз торак пунктыгызда «беренче юл салучы» булу авырмы?

    - Берничә ел элек бу, чыннан да, бик сирәк күренеш иде. Безнең районда мин беренчеләрдән булдым дип әйтергә була. Беренче вакытта миңа гаҗәпләнеп һәм аңламыйча карадылар – кешеләр минем ни өчен җәй көне асфальт буенча чаңгы таяклары белән йөрүемне белми иде. Буыннар авыртуыннан интеккән күршеләребез дә кызыксына, сораша, киңәшләшә башладылар, ә аннары миңа кушылдылар. Шулай итеп, сәламәт яшәү рәвешен яратучы фикердәшләр төркеме барлыкка килде. Кайчагында бергә шөгыльләнәбез, әмма миңа үземә генә җиңелрәк: минем үз йөреш темпым бар.

    - Скандинавия йөреше белән шөгыльләнергә теләүчеләргә нәрсә киңәш итәр идегез?

    -Хәрәкәтләр техникасын дөрес үзләштерү мөһим. Моны инструктор яки тренер белән эшләү яхшырак. Еш кына кешеләрнең таяк белән дөрес йөрмәвен күрәм, ә бу сәламәтлек өстәмәячәк. Дөрес техника - организм өчен файда һәм тренировкалардан канәгатьлек алу нигезе. Һәм үз организмының мөмкинлекләрен артык бәяләргә тырышмагыз. Фитнес авырту түгел, ә шатлык алып килергә тиеш.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: