Хәерби мәктәбе шахмат турниры хуҗасы булды
спорт

Хәерби мәктәбе шахмат турниры хуҗасы булды

Интеллектуаль ярышларда Лаеш районының алты мәктәбеннән яшь шахматчылар катнашты.

Якташыбыз Әнвәр Кадыйрович Вафинга багышланган шахмат турнирында Хәерби, Никольский, Державино, Имәнкискә, Кече Елга һәм Урта Девятово мәктәпләреннән командалар һәм шәхси уенчылар катнашты. 

Өченче ел рәттән турнирны оештыруда һәм үткәрүдә Радик Вафин зур ярдәм күрсәтә. Шахмат ярышлары өч яшь төркемендә узды: 1-4, 5-7 һәм 8-9 сыйныф укучылары арасында.

Өченче урынны Урта Девятово шахмат сөючеләр командасы яулый. 
Имәнкискә шахматчылары турнир таблицасында икенче урында нык урнашалар.

Ә ярышларда Хәерби мәктәбе командасы җиңде, алар белән Р. Хәсәнов шөгыльләнә.

Барлык катнашучылар да Яңа ел бүләкләре һәм грамоталары алдылар. Җиңүчеләр — медальләр һәм кубоклар. 

Балаларга тәм-томнар белән чәй эчү оештырылды.


Лаеш районы шахматчылар

Нет комментариев