Битлексез ярамый
Битлекләр көндәлек тормышның гадәти атрибутына әверелде.
Коронавирусның икенче дулкыны кешеләрнең битлек режимына күнеккәнлеген күрсәтте.
«Ничектер матур күренмим» яки «мине куркак дип санарлар», дип кыенсынулар үтте. Бу - җитди авырудан профилактика чарасы икәнен аңлау килде.
Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлеге хезмәткәрләре профилактика чараларын бозу очраклары көннән-көн кими бара, дип билгеләп үтә. Моны районның җәмәгать урыннарында һәм сәүдә нокталарында узган чираттагы рейд та күрсәтте.
Битлек кию мәҗбүри:
халык күпләп җыела торган урыннарда булганда;
җәмәгать транспортында йөргән вакытта;
ОРВИ белән авыручыларны караганда яки ОРВИ билгеләре булган затлар белән аралашканда;
һава-тамчы юлы белән тапшырыла торган башка инфекцияләр белән зарарлану куркынычы булганда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев