Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сәламәтлек

Лаеш үзәк хастаханәсендә компьютер томографы тест режимында эшли

Бүгенге көндә стационар дәваланудагы пациентларда 18 тикшеренү үткәрелгән.

Заманча диагностик җиһазлар 2022 ел ахырында “Сәламәтлек саклау” милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча сатып алынган.

“Бүгенге көндә стационар дәваланудагы 18 пациентны тикшерделәр”, - дип хәбәр итә Лаеш үзәк район хастаханәсенең баш табибы Елена Коробова.

Авыл җирлегендә күп рәтле детекторлы рентген спиральле компьютер томографы булу пациентларга йорт янында тикшерү узарга, зур шәһәрләргә кирәкле диагностикага чыкмаска мөмкинлек бирә.

"Тиздән аппарат тулы көченә эшләячәк һәм Лаеш шәһәре һәм Лаеш районы халкына хезмәт күрсәтәчәк”, - дип өстәде баш табиб.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы сәламәтлек Лаеш үзәк хастаханәсе Компьютер томографы