Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сәламәтлек

Лаеш районында Covid-19 яңалыклары

Covid-19 белән бәйле хәл турында район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Марина Идрисова сөйләде.

Эпидемия башланганнан бирле Лаешта 261 кеше авырган, 252 кеше дәваланган. 13 октябрьгә 9 кеше коронавирус йоктырган, аларның 8е өйдә дәвалана, берсе хастаханәгә салынган.

Авыруның иң кызган чагы 2020 елның икенче кварталына - март аеннан июль аена туры килгән. Ул вакытта көнгә берничә авыру исәпкә куелган. Зарарлану авыррак дәрәҗәдә булган кешеләр Казанның махсус җиһазландырылган инфекцион медицина учреждениесенә җибәрелгән.

Хәзерге вакытта районда авырулар санының артуы күзәтелми. Һәр көздәге кебек үк, һава торышы шартларына бәйле рәвештә, кискен респиратор вирус инфекцияләре (ОРВИ) белән авыручылар саны гына арта.

Лаеш үзәк район хастаханәсендә көн саен коронавируска 30га якын анализ алганнар. Анализ биргән һәр кеше өчен штрих кодлы шәхси пробирка бар. Пандемия аша узган иң массакүләм категориягә 40 яшьтән өлкәнрәк кешеләр кергән. Әмма алар бу авыруны җиңел формада кичерәләр. 60 яшьтән өлкәнрәк, хроник авырулары булган, иммунитеты түбән, шикәр диабеты, йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләр авыр формага дучар ителгән.

Исегезгә төшерәбез, коронавирусның беренче билгеләре - югары температура һәм ис белән тәм тоюны югалту. Район оешмалары хезмәткәрләренә битлек режимы, кулларны еш эшкәртү һәм биналарны кварцлау тәкъдим ителде.

Район халкы өчен Марина Александровна чараларда азрак катнашырга, социаль дистанцияне сакларга, кулларны ешрак эшкәртергә һәм битлекне ике сәгать саен алыштырырга киңәш итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы