Мобиль поликлиника Лаеш районына килеп җитте
Лаеш районының Каипы авылына мобиль поликлиника автопоезды килде.
Клиникада Республика клиник хастаханәсе (РКБ) белгечләре: хирург, невропатолог, гинеколог, терапевт, офтальмолог, лор, эндокринолог кабул итәргә әзер. Мобиль клиникага Лаеш, Балык Бистәсе, Алексеевск, Чистай, Саба һәм Теләче районнары беркетелгән. Һәр белгеч көненә 15кә кадәр кешене кабул итә. Пациентны тыңлыйлар, тикшерәләр, дәва билгелиләр яки Лаеш үзәк район хастаханәсенә, яисә Республика клиник хастаханәсенә юллама бирәләр. Өлкән шәфкать туташы сүзләренә караганда, мобиль клиникадан алган өземтә белән РКБга ай дәвамында мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Мобиль поликлиниканың автопоезды Лаеш районының һәм Татарстанның башка торак пунктларына да барачак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев