Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сәламәтлек

Мобилизацияләнүчеләрне кирәкле бар әйберләр белән тәэмин итү

Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов мобилизацияләнүчеләр вакытлыча булган ике пунктта булды.

Автор фотосы

Илдус Фатыйхович Лаеш районыннан өлешчә мобилизация буенча чакырылган хәрби хезмәткәрләр белән очрашты, танк полигонында һәм “Казан Экспо” күргәзмәләр комплексында булды, анда мобилизацияләнүчеләргә кирәкле кием-салым, медикаментлар, ашамлыклар, заманча цифрлы техника (квадрокоптер) һәм йокы капчыклары салынган рюкзаклар тапшырды.

-Сез батырлык күрсәттегез, без сезнең белән горурланабыз, - дип мөрәҗәгать итте Илдус Зарипов хәрби хезмәткәрләргә рәхмәт хисләре белән. – Безнең бурыч – сезне барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итү һәм сезнең туганнарыгыз һәм якыннарыгыз турында кайгырту.

Моннан тыш Илдус Фатыйхович мобилизацияләнүчеләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләде. Аның сүзләре буенча, кирәкле әйберләр өлешчә мобилизация буенча элегрәк запастан чакырылганнар ихтыяҗларын искә алып комплектланган.

-Хәзер, азат ителгән территорияләрне саклаучылар, безгә нинди әйберләр кирәк булуын, Туган илебезне сакларга баскан безнең солдатларга бүген сорау булган предметларны хәбәр итәләр. Без алар белән даими элемтәдә.

Мобилизацияләнүчеләр белән сөйләшкәндә башлык Лаеш районы һәм Татарстан Республикасы эшмәкәрләре өлешен билгеләп үтте. Ул эшмәкәрләргә запастан өлешчә мобилизация буенча чакырылган якташларыбызга ярдәм иткән өчен рәхмәт әйтте.

Күчмә делегация составында район хәрби комиссариаты вәкилләреннән тыш эшмәкәрләр дә бар иде. Анда баруны Лаеш район Советы һәм башкарма комитет вәкилләре оештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы