Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сәламәтлек

Сәламәтлек саклау

Һәр гомер кадерле

Лаеш районында федераль һәм республика программалары ярдәмендә халыкка медицина ярдәме күрсәтү буенча проблемалар уңышлы хәл ителә.

Хәзерге вакытта районның дәвалау учреждениеләрендә 370 медицина хезмәткәре эшли. 2022 елда “Земский доктор”   программасы буенча биш табибны эшкә алганнар.

“Беренчел буынны ныгыту” республика программасы буенча Березовка авылында Пальцовка ФАПы төзелгән.

Җиһазларны модернизацияләү буенча планлы эш алып барыла. Мәсәлән, 2022 елда медучреждениеләргә кирәк булган әйберләре белән биохимия анализы өчен лаборатор анализатор, канның оешуын билгеләү өчен дүрт каналлы медицина анализаторы, барлык кирәк-яраклары белән үпкәләрне ясалма  җилләтү өчен портатив аппарат, һаваны зарарсызландыру өчен 20 нурландыргыч,  күп рәтле детекторы булган спиральле рентген компьютер томографы, күчмә рентген аппараты, медицина калдыкларын зарарсызландыру аппараты, операция өстәле һәм ФАПлар өчен 35 портатив электрокардиограф алынган.

Яңа коронавирус инфекциясен профилактикалауга зур игътибар бирелә. Лаеш райлонында  COVID-19дан 48 758 кешегә вакцинация ясалган.

Медицина инфраструктурасын яңарту буенча системалы эш, квалификацияле медперсонал һәм гражданнарның үз сәламәтлекләренә җаваплы булулары Лаеш районын демографик күрсәткечләр буенча алтынчы урынга чыгарды. Кеше гомере бик тә кадерле һәм аны саклау өчен көрәшергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина Лаеш районы ел йомгаклары