Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сәламәтлек

Табиблардан куркуны мин ничек җиңдем

Сокуры авылында яшәүче газетабызның даими укучысы Әнәс Әлмөхәммәт улы Бәширов теш сызлау проблемасын хәл итүдә аңа ничек булышулары тарихы белән уртаклашты. Сүзне аңа бирәбез.

Сезгә үз тормышымнан кечкенә бер серне ачам. Мин кече яшьтән үк прививкалар һәм уколлардан курыктым. Булачак процедуралар турында ишетүгә җан тирләрем чыга, бик тә курка идем. Хастаханәләр, поликлиникалардан һәрчак курыктым. Дөрес, Аллага шөкер, үз гомеремдә (миңа сиксән беренче яшь) еш авырдым дип әйтә алмыйм. Мин ачлык хөкем сөргән, салкын һәм дәһшәтле 1941 елда гаиләдә төпчек бала булып дөньяга килгәнмен. Шул ук елның августында, миңа  бары 7 ай булганда, әтине сугышка алганнар, ә 1942 елның гыйнварында ул һәлак булган.

Ачтан үлмәсен дип әнием мине 3 яшь ярымга кадәр имезгән. Шуңа күрә мин ябык, саусыз булып түгел, ә бәлки нык булып үскәнмен. Сугыш елларында һәм сугыштан соңгы елларда күп балалар авырды, ә минем яшьтәшем Асия үлде. Мин тешләремнең ныклыгы һәм сәламәтлеге белән генә мактана алмыйм. Менә быел тешнең пломбасы төште һәм ул бик озак сызлады, ә мин Лаешка теш клиникасына баруны һаман суза килдем. Ниһаять, куркуымны җиңеп мин табиб Рәшидә Сәүбән кызы Миндубаева кабинетына кердем. Аның ягымлы йөзен һәм тынычлыгын күреп куркуымны оныттым.

Ул минем тешне ямады, хәзер ул мине борчымый, миңа яхшы хезмәт итә. Моның өчен аңа чын күңелдән сәламәтлек, имин тормыш, озын гомер телим, алга таба да кешеләргә үзләрен сау-таза итеп тоярга ярдәм итсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сокуры Лаеш районы лаешта реклама Редакциягә хат