Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сәламәтлек

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы пациентларга консультацияләр бирү өчен бердәм контакт-үзәк булдырды

Сентябрь башыннан Татарстанда Бердәм контакт-ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы үзәге эшли башлады.

Аны медицина хезмәтләренең сыйфатын яхшырту өчен булдырганнар. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Республика медицина мәгълүмат-аналитика үзәге директоры Аида Коростелева хәбәр итте.

«Без колл-үзәктән көткән нәтиҗә — табибка язылу, табибны өйгә чакыру гаризаларын формалаштыру, вакцинациягә язылу, маршрутлаштыру һәм халыкка популяр мәсьәләләр буенча мәгълүмат бирү», — диде ул.
Аның сүзләренчә, бүгенге көндә контакт-үзәккә 1000нән артык мөрәҗәгать килгән, ә кайнар линиягә тәүлегенә көн саен йөздән артык шалтырату килә.

Аида Коростелева билгеләп үткәнчә, операторлар регламент буенча эшлиләр. Шалтырату вакытында оператор татарстанлыга кирәкле ярдәмне тулысынча күрсәтә: белешмә мәгълүмат бирә, табибка язылырга һәм поликлиникага беркетү һәм ташламалы дарулар белән тәэмин итү турында тулырак белергә ярдәм итә. Шулай ук шәхси сорауларга җавап бирә.

Моннан тыш, ТР Сәламәтлек саклау Министрлыгының бердәм колл-үзәгендә Бердәм дәүләт системасына керү оештырылган, һәр мөрәҗәгать теркәлә. Мөрәҗәгатьне дәвалау учреждениеләренә юнәлткәннән соң, контакт-үзәк хезмәткәрләре аның үтәлеш статусын күзәтәләр.

Аида Коростелева сүзләренчә, киләчәктә электрон журнал, табибка язылу өчен көтү кәгазе эшләү, язманы раслау өчен чат-ботлар эшләтеп җибәрү, шулай ук махсус учреждениеләрне тоташтыру планлаштырыла.

Колл-үзәккә 8 (843) 558-03-03 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Контакт-үзәк тәүлек әйләнәсе өзлексез режимда эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы сәламәтлек саклау министрлыгы