Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сәламәтлек

Якыннарыңа ярдәм итәргә ашык

Мәчет мохтаҗларга ярдәм итә һәм мәгълүмати яктан хуплау көтә.

Мәчет мохтаҗларга ярдәм итә һәм мәгълүмати яктан хуплау көтә.

Усады авылының «Ихлас» мәчете Лаеш районы җитәкчелеге белән берлектә «Якыныңа ярдәм итәргә ашык» акциясен башлап җибәрде. Аның максаты - мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итү.

Мәчеткә тапшырылган исемлекләр буенча 40тан артык гаилә азык-төлек җыелмалары алачак.

-Мондый ярдәм даими булыр һәм безнең игелекле башлангычны башка муниципалитетлар да күтәреп алыр, ин шаа Аллаһ, - дип өмет белдерделәр акцияне оештыручылар. – Безгә мәгълүмати яктан ярдәм итегез: репостлар ясагыз, лайклар куегыз, безнең турында социаль челтәрләрдә сөйләгез, шулай ук хәзер азык-төлек белән ярдәм итүгә мохтаҗ булган кешеләрне белсәгез, хәбәр итегез.

Шул ук вакытта «Ихлас» мәчете волонтерлары беренче азык-төлек җыелмаларын тапшырырга өлгерделәр инде. Шулай итеп, Сиңгел авылыннан иреклеләр продуктларның беренче партиясен алып килделәр.

 

"Аллаһ өчен кешеләрнең иң яратылганы һәм иң яхшысы - башка кешеләргә күбрәк файда китерә торган кешеләр». («Силсилә әл-Әхәдис әс-Сахихә» 426, 906).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Усады Лаеш районы Мәчет ярдәм лаешта реклама ихлас