ТР Дәүләт хезмәтләре аша язу мөмкин булачак, чөнки җәмәгать судьяларының барлык 190 суд участогында “Электрон чират” сервисы эшли башлаячак.
Авторның превьюсы.
Суд белгеченә онлайн язылу 2023 елның 3 апрелендә башлана.
“Электрон чират” сервисы аша түбәндәге хезмәтләргә язылырга мөмкин булачак: эш материаллары белән танышу, суд акты һәм законлы көченә керү билгесе белән суд акты бирү, архивтан башкару кәгазе яки документлар алу.
Җәмәгать судьясының суд участогына онлайн ничек язылырга:
- Дәүләт хезмәтләре порталына керергә;
- ТР Дәүләт хезмәтләре порталының старт битендә “Правосудие онлайн” бүлегенә күчергә;
- “Запись на прием в суд”ка басырга;
- кирәкле суд районын һәм суд участогы номерын күрсәтергә.
Гражданнарны алдан язылмыйча кабул итү чират тәртибендә сакланачак.
Нет комментариев