Идел буе федераль округында курсантлар җыю буенча кабул итү комиссиясе эшли. Биш кадет корпусында яңа укучылар барлыкка киләчәк.
Татарстан кадетлар корпусы коры җир гаскәрләре белгечләрен әзерли.
Башкортстан һәм Түбән Новгород төбәгеннән чыгарылыш укучылары һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итә алачак.
Удмурт кадетлар корпусында Россия хәрби-диңгез флотына кирәкле белгечләр әзерлиләр.
Чуваш кадетларын РФ һава-космос көчләрендә көтәчәкләр.
Кадетларга уку һәм ял итү өчен барлык шартлар да тудырылган: биш тапкыр туклану, ял зоналары, спорт залы, төрле түгәрәкләр һәм секцияләр.
Кабул итү өчен кирәкле документлар исемлеге белән округ кадет корпуслары сайтында танышырга мөмкин.
Нет комментариев