Ата-аналар парковка алды
яңалыклар

Ата-аналар парковка алды

Ел саен машиналар арта бара. Ә алар белән бергә парковка проблемасы да барлыкка килә.

Бу бигрәк тә иртән балалар бакчалары янында сизелә. Олы Кабан авылының «Ладушки» балалар бакчасы янында бу проблеманы хәл итү мөмкин булды. Җирле балалар бакчасы янында барлыкка килгән парковка зонасын вак таш белән капладылар. Хәзер балаларны бакчага тыныч кына алып килергә мөмкин булачак: машина калдырырга урын бар. Ә бу парковка мәсьәләсе генә түгел, куркынычсызлык мәсьәләсе дә.


Лаеш районы балалар бакчасы олы кабан лаешта реклама

Нет комментариев