Сәрия Сабурская Казаннан мобилизацияләнүченең хатыны Ангелина Галимова белән очрашты. Аның ире махсус хәрби операциядә, Ангелина ТР Хөкүмәте тәкъдиме белән “Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты” штабы эшен җитәкләде.
“Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты” бурычы – мобилизацияләнгән гаилә әгъзалары белән эшләү һәм аларга кирәкле ярдәм күрсәтү. ТР кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская һәм Ангелина Галимова үзара хезмәттәшлек турында сүз алыштылар.

Аларның планнарында – Татарстаннан киткән хезмәткәрләрнең әниләре һәм хатыннары белән очрашу, хәрби госпитальгә бару һәм башкалар.
“Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты” штабы белән Кеше хокуклары буенча вәкил Аппараты аша , шулай ук сылтамалар буенча элемтәгә керергә була https://vk.com/public218382707 , https://vk.com/id121502734 . Шулай ук Казан, Карл Маркс 61 (Вәкил Аппараты) адресы буенча мөрәҗәгать итә аласыз.
Нет комментариев