Безнең күбебезгә “дача амнистия”се төшенчәсе таныш: кемдер аның мөмкинлекләреннән уңышлы файдаланды һәм үз дачаларын һәм шәхси торак йортларын милеккә теркәде.
2021 елның 1 сентябреннән 2026 елның 1 сентябренә кадәр гараж объектларын милеккә эшләү гадиләштерелгән схема буенча башкарылачак дип күздә тотыла. Татарстанда, Бердәм күчемсез милек дәүләт реестры мәгълүматлары буенча, 50 меңгә якын гаражның хокукый хуҗасы турында мәгълүматлар юк. Бу күпләрнең гараж төзү өчен җир участогы бирү турында документлары булмау белән аңлатыла. Шулай ук еш кына гараж кооперативларына җир бирү механизмы аңлашылмый. Инвалидлар өчен гаражга яки тукталышка җир бирүгә бәйле кыенлыклар бар.
Хәзер гараж һәм аның астындагы җирне милеккә эшләү өчен бер гариза җитәчәк. Моннан тыш закон “индивидуаль гараж”, “күп катлы гараж”, “гараж боксы” кебек төшенчәләр белән бергә “гараж кооперативы”, “кулланучыларның гараж кооперативы” һәм “гараж-төзелеш кооперативы” кебек төшенчәләрнең әһәмияте бер үк төрле дип санауны тәкъдим итә.
Гаражны милеккә эшләү өчен җирле үзидарә органына аңа ия булуны фактта раслаучы документ белән булган гараж астындагы участокны сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу гараж кооперативына пай түләү турында белешмә, элегрәк гараж бүлү турында алынган карар, элегрәк алган техник инвентарьлаштыру документлары һәм башкалар.
Яңа законга ярашлы төстә, төбәкләргә гражданнарга гараж астындагы җирне алуга хокук бирүче документларның өстәмә исемлеген эшләү вәкаләте бирелә. Әлегә бу мәсьәлә эшләнү дәрәҗәсендә.
Амнистиягә нинди гаражлар керә? 2004 елның 31 декабренә кадәр РФ Шәһәр төзелеше кодексы гамәлгә кертелгәнче төзелгәннәр. Сүз фундаменты һәм стеналары булган капиталь корылмалар турында гына бара. Корылмалар бер катлы, торак биналарсыз булырга тиеш. Алар гараж-төзелеш кооперативлары составына керергә мөмкиннәр яки аерым торучы капиталь корылмалар булырга мөмкин. Гараж урнашкан җирнең дәүләт карамагында булуы шарт. Үзләре төзегән һәм күп катлы йортлар һәм офис комплексларының җир асты гаражлары амнистиягә керми. Ә гражданнарның ташламага ия категорияләре өчен капиталь булмаган гаражлар урнаштыруның гади алгоритмы эшләнгән.
Эльдар Рязановның “Гараж” фильмын хәтерлисезме? Ул вакыйгада катнашучыларның гаражны милеккә алуның шулай гади булуы төшләренә дә кермәгәндер...
Нет комментариев