Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 23 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк
яңалыклар

Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 23 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк

Татарстан башкаласы Башкарма комитетында хәбәр итүләренчә, беренче көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсендә 54 миллион сумлык продукция сатып алынган

Казан базарларында 9 сентябрьдә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре старт алды. Бу хакта шәһәр Мэриясендә узган «Эшлекле дүшәмбе» дә Казан Башкарма комитетының кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылянов хәбәр итте. Руслан Фәрит улы:- Республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Казан халкына социаль юнәлешле бәяләр буенча азык-төлек товарлары тәкъдим итә, алар ваклап сатудан уртача 15% ка түбәнрәк, — дип өстәде. Сәүдә Казанның барлык районнарында — 14 мәйданчыкта оештырылган. Ярминкәләрдә ТРның 22 районы һәм республиканың агросәнәгать комплексының 16 оешмасы вәкилләре катнаша.
Фото: ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы.


Лаеш районы авыл хуҗалыгы ярминкәләре

Нет комментариев