Лаеш районында авыл хуҗалыгы хайваннарыннан кан алына
яңалыклар

Лаеш районында авыл хуҗалыгы хайваннарыннан кан алына

Лаеш районында ветеринария табиблары авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә тотыла торган терлекләр арасында йогышлы авырулар таралуны кисәтү буенча профилактик эш алып баралар. Кан алу - авыруларны диагностикалау ысулларының берсе.

 Шулай мәсәлән, ветеринария белгечләре “Гарифуллин” ИПсында бруцеллёзга  диагностик тикшерүләр уздыру өчен вак мөгезле терлекләрдән кан алдылар.

Кан алу хайваннарның йогышлы авыруларын диагностикалау өчен билгеләнә һәм ел саен профилактик эпизоотиягә каршы чаралар үткәргәндә мәҗбүри тикшерү ысулы булып тора.

 

 


Лаеш районы кан алу Ветеренария

Нет комментариев