Лаеш районында социаль объектлар каршындагы территорияләрне тәртипкә китерәләр
яңалыклар

Лаеш районында социаль объектлар каршындагы территорияләрне тәртипкә китерәләр

Габишево авыл җирлегендә балалар һәм спорт объектлары янында даими рәвештә үлән чабалар.

Биредә яшәүчеләр соравы буенча спорт һәм балалар мәйданчыгы янында биек үләннәр чаптырылды. Бу территориянең эстетик күренешен яхшырта, шулай ук мөһим санитар-экологик әһәмияткә ия. Корткычларның һәм кан эчә торган бөҗәкләрнең яшәү урыннары кыскара. Үләнне чаптыру торак пунктларда чүп үләннәрнең таралуына комачаулый. Моннан тыш, һавада аллергеннар күләме кими һәм янәшәдәге юлларда автомобильчеләр өчен күзәтү яхшыра.


Габишево Лаеш районы балалар мәйданчыгы лаешта реклама спорт мәйданчыгы

Нет комментариев