Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Лаеш районында «Укытучыларга багышлау» Бөтенроссия акциясе 16-22 октябрьдә узачак

Укытучы һәм остаз елына багышланган акциягә республика укучылары һәм укытучылары да кушылырга мөмкин.

Чаралар «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» ведомствоара мәдәни-мәгариф проекты кысаларында узачак.

Россия Мәдәният министрлыгы хәбәр иткәнчә, бөтен илнең мәгариф учреждениеләре укучыларына укытучылары белән бергә яраткан шигырьләрен укып видеоролик, ә балалар музыка мәктәпләре һәм башка өстәмә белем бирү учреждениеләре укучыларына инструменталь яки вокаль музыкаль әсәрне бергә башкарып видеоролик яздырырга тәкъдим ителгән. Бу язманы «ВКонтакте» социаль челтәрендә #учителькдш хештегы белән бастырып чыгарырга кирәк.

Акция кысаларында Россиянең танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре үз укытучылары һәм остазлары турында сөйләячәк. Алар укытучыларының иҗади тормышларына ничек тәэсир иткәннәре белән уртаклашачаклар.

Жюри иң кызыклы 30 шигъри әсәрне һәм шул ук санда музыкаль әсәрләрне сайлый. Җиңүчеләрне «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» проектыннан сертификатлар һәм бүләкләр көтә, ә иң яхшы башкарулар гомуми видеороликка керәчәк һәм «Культурадляшкольников. РФ» порталында урнаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы «Укытучыларга багышлау»