Лаеш районының кайсы авыл җирлекләре ЗАГС функцияләреннән мәхрүм ителәчәк
Татарстан Дәүләт Советына республикада ЗАГС бүлекләре санын киметү турында закон проекты кертелде.
Закон проекты төзәтмәләре районнарның административ үзәкләре булмаган, әмма «Татарстанда җирле үзидарә органнарына граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен бирү турында» ТР Законына кушымтада ЗАГС вәкаләтләренә ия булган шәһәр һәм авыл җирлекләре исемлегенә кагылачак.
Бу вәкаләтләрдән 20 торак пунктны, шул исәптән Комлы Ковал һәм Столбище (Лаеш районы), Бирюли, Дубъяз һәм Усады (Биектау районы) торак пунктларын мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен Татарстан бюджетыннан өстәмә акча бүлеп бирү кирәк булмаячак.
Документка аңлатмаларда күрсәтелгәнчә, закон кабул итүнең максаты — бюджет акчаларын нәтиҗәле куллануны тәэмин итү һәм ЗАГС органнары структурасын оптимальләштерү.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев