Лаеш техникумында «ФинКейс» республика олимпиадасы узды
Олимпиадада Татарстан Республикасының һөнәри белем бирү оешмалары студентлары катнашты.
«Икътисад һәм бухгалтерлык хисабы» юнәлеше буенча белем алучы 24 студент катнашты. Студентлар иминият, гаилә бюджеты, салымнар, кредит һәм акча әйләнеше өлкәсендә белемнәрен күрсәттеләр.
Лаеш техникумы студентлары Ангелина Лапова һәм Виктория Скрипачева олимпиада җиңүчеләре булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев